На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Чуваш милли музеенда «Татарларда кунакта» күргәзмәсе ачылган

Чувашия халкы һәм кунаклары XIX гасыр азагы – XX гасыр башының бай этнографик материалын күрә алачак: татар милли хатын-кыз костюмнары комплексы, көндәлек һәм бәйрәм комплектлары, көнкүреш предметлары, кием элементлары, савыт-саба, музыка уен кораллары. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Экспозициядә декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре һәм күн мозаикасының традицион сәнгате тәкъдим ителгән. Тукыма һәм күннән күпчелек эшләнмәләр, зәркән бизәнү әйберләре үсемлек орнаментлары белән бизәлгән.

Татарларның декоратив сәнгатендә зур өлешне графика, аеруча каллиграфия алып тора. Танылган каллиграф, рәссам һәм реставратор Дамир Катыйб Әхмәтгалиев кулдан күчереп язган Коръән битләре – шуның ачык бер мисалы.

«Татарларда кунакта» күргәзмәсенең предмет-этнографик рәтендә Россия һәм башка илләрнең танылган рәссамнары эшләрен дә күрергә була. 27 авторның 55 сәнгать һәм график әсәре Алабугада заманча сәнгать буенча 20 халыкара арт-симпозиум нәтиҗәсендә булдырылган.

Карандаш һәм буяу осталары эшләрендә татарларның бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, йолалары, халык эпосыннан сюжетлар, балачак һәм кече ватан турында хатирәләр, Татарстаның матур урыннары тасвирланган.

Экспозициянең үзенчәлеге итеп аның мультимедияле булуын атарга була: Татарстан турында видеоролик һәм ком анимациясе төбәкнең бай табигый һәм тарихи-мәдәни мирасы турында сөйли, күн мозаикасы, хатын-кыз бизәнгечләре, йорт мохите турында мәгълүмат белән электрон фотрамкалар урын алган.

QR-кодлар буенча милли ризыкларның рецептларын белергә, махсус мәгълүмати такталар ярдәмендә татар телендә 20ләп сүз өйрәнергә мөмкин.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх