Татарстан журналистикасында үз юлын салган, тарихка кереп калган журналист, җәмәгать эшлеклесе Вәсилә Рәхимова журналистика һөнәренә килүе, әлеге һөнәрнең үзенчәлекләре турындагы фикерләре белән уртаклашты.
«Журналистика эше кызыклы да, җаваплы да. Нинди генә язмага алынсам да, минем күз алдымда укучы тора.
Урта класс дип әйтик. Ул ничек кабул итәр? Мин аңа ялган, фальшь язаммы, яки аны тәэсирләндерерлек, билгеле бер уйларга илһамландыра торган материал тәкъдим итәмме? Шуларны истә тотып, укучыма мин «чәйнәп каптырырга» тырышам. Тәнкыйть тә, мактау да кирәк. Тәнкыйть белән мактауны кертеп, аналитик язма да язу кирәк.Журналист хезмәтенә рәхмәтле кешеләр бар, аны күрмәмешкә салышкан, «аяк сөртүче» кешеләр дә бар. Аны мактап, эшен күрсәтергә кирәк вакытта, ул синең алда бөтерелә, яздырасы килә. Аннан соң ул кеше сине оныта. Без дә аны онытабыз!
Журналистларны яраткан җитәкчеләр бар, күралмаган һәм лояль булганнары бар. Алар, бәлки, һәрберсе үзенчә хаклыдыр, журналист килә, «сөйләргә, күрсәтергә әйбер юк» диючеләр дә бар. «Килде ни, килмәде ни, эшне бит безгә эшләргә», – дип әйтүчеләр бар. Бу – эшне күрсәтү, пропаганда дип атала. Фикерләгән кеше синең язмаңнан ни дә булса таба», – ди ул.
Вәсилә Рәхимова белән «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина сөйләште.
- Вәсилә Рәхимова: «Журналистны беркем беркайда көтеп тормый»
Свежие комментарии