Кукмара районы «Хезмәт даны» редакциясе авыл һәм шәһәр почтальоннары арасында 2025 елның икенче яртыеллыгына район газетасына иң күп яздыртучылар арасында бәйге игълан иткән иде. Кукмарадан Гөлсирә Гатина белән Иске Юмьядан Ольга Абрамова җиңү яулады. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Йолдыз Низамиева хәбәр итә.
«Почта бүлекчәләренә барып, баш мөхәррир белән почтальоннарны котлап кайттык.
Аларга грамота һәм смарт-сәгатьләр тапшырдык», – диелгән хәбәрдә.
Фото: © http://kukmor-rt.ru/
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии