На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Алабуганың 8нче мәктәп укытучысы «Россия 1» каналы тапшыруында Татарстанны тәкъдим итте

КФУның Алабуга институтын тәмамлаган, 8нче мәктәптә математика укытучысы булып эшләүче Альбина Мәрданшина Татарстанны «Россия 1» каналы тапшыруында тәкъдим итте. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Бөтенроссия конкурсының ярымфиналына илнең төрле төбәкләреннән 35 укытучы чыкты. 7 фән һәм шуларның һәрберсе буенча 5 укытучы.

Альбина Мәрданшина математиклар бишлегендә чыгыш ясады. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 7 финалист ачыкланачак, аларның дәресләрен «Россия 1» каналында күрсәтәчәкләр. Күп нәрсәне алабугалыларның, татарстанлыларның активлыгы хәл итәчәк.

Моннан бер атна элек «Классная тема» проекты бергәлегендә Альбина Руслановнаның симметрия һәм асимметрия турында видеодәресен тәкъдим иттеләр. 23 сентябрьдә тавыш бирү узачак, анда һәр алабугалы катнаша ала.

— Миңа «Симметрия һәм асимметрия» темасы туры килде. Мин бик шатландым, чөнки бу тема белән тормышымның бер өлеше бәйле. Мәсәлән, КФУның Алабуга институтында без «Алиса Көзгеләр илендә» дип исемләнгән биюне сәхнәгә куйган идек. Балачактан ук бу әкиятне яратам, сүз уңаеннан, китап авторы да математик булган. Миңа бу бик якын, — дип уртаклашты укытучы.

Тапшыруны 16 сәгать төшергәннәр — моңа һәркем дә түзә алмый. Мондый зур вакыйгада Алабуга кызы беренче тапкыр катнаша. Камерага уйнау Альбина Руслановна өчен кыен булмаган, ул бу роль белән югары уку йортында студент елларында ук инде дуслашкан. Ә менә акрын сөйләү кыенрак булып чыккан: укытучы кызу темпта сөйләшергә күнеккән, ләкин оештыручыларны тыңларга туры килгән.

3-5 октябрьдә Альбина Мәрданшина Мәскәү шәһәрендә сыйныф җитәкчеләре форумында катнашачак. Ә хәзер аның өчен мөһим дата — 23 сентябрь, бу көнне аның өчен якташларының һәр тавышы хәлиткеч була ала.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх