«Горький +» сәнгать фестивале быел Татарстанда Казан һәм Красновидово белән генә чикләнмичә, беренче мәртәбә Әлмәттә дә узачак.
«4-6 июль көннәрендә 50дән артык чара көтелә: концертлар, спектакльләр, инсталляцияләр, цирк шоуы, театраль лабораторияләр, кино күрсәтүләр. «Горький +» фестиваленең арт-директоры — Россиянең халык артисты Евгений Миронов.
Татарстанда быелгы «Горький +» фестиваленең темасы - Максим Горький иҗаты һәм аңа сәнгатьнең классик алымнары һәм формалары аша караш.
Үзәк вакыйгалар - РФ халык артисты Евгений Миронов катнашында «Рождение человека» һәм «Рассказы Горького» спектакль-концертлары, РФ халык артисткасы Ольга Остроумова катнашында «Итальянские истории Горького» спектакль-концерты, «ГорькийЛэнд» цирк шоуы һәм РФ халык артисты Авангард Леонтьевның «Наше все... Максим Горький. «Балачак» (Горький. Язмыш)» моноспектакле.
«Горький +» фестивале үз йөзен Татарстанда локаль контекст белән тәңгәлләштерү аша ачканга күрә, аның проектларында татар мәдәнияте һәм республика авторларының иҗади идеяләре актив кулланыла», – ди оештыручылар.
Режиссер Елизавета Бондарь Камал театрның иске бинасы сәхнәсендә Максим Горький чоры фотографы турында «Максимның бер фотосы» мокьюментари-детективын тәкъдим итәчәк.
Режиссер Артем Устинов һәм драматург Дина Сафина «Демидов йорты» театраль резиденциясендә татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакый белән Максим Горькийның хат алышу тарихына нигезләнгән «ачы оптимизм» спектакленең эскизын күрсәтәчәк.
Перформерлар Ангелина Мигранова һәм Родион Сабиров Тайницкая манарасында «Несвоевременные мысли» инсталляциясен ачачак.
Режиссер Искәндәр Нуриҗанов җырчылар Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Шәйхразиев һәм Юрий Федоров җитәкчелегендә Yummy Music Band катнашында татар телендә «Горький в музыке» музыкаль проектын әзерләгән.
Әлмәтнең «Легкие крылья» урам театры үзенең «Восточный экспресс» спектаклен «Салават Күпере» микрорайонында күрсәтәчәк.
Казанда һәм Әлмәттә БРИКС илләре режиссерларының Максим Горький әсәрләре буенча иҗади лабораториясе эшләре күрсәтеләчәк. Камал театрының Кече сәхнәсендә Һиндстан режиссеры Мохит Такалкар «Васса» спектакленең эскизын күрсәтә. Камал театрының яңа бинасындагы универсаль залда Кытай режиссеры Лю Ичень «Кояш балалары»н тәкъдим итәчәк. Әлмәт дәүләт татар драма театрында Россия режиссеры Ярослав Жевнеров «Зәңгәр тормыш» хикәясе буенча спектакль эскизын ясаячак.
«Горький+» фестивале өчен кинорежиссер Алексей Федорченко тарафыннан «Горький Горький» кыска метражлы фильмы төшерелгән. Анда Максим Горькийның һәм Юрий Гагаринның Красновидово авылына баруы турындагы реаль фактлар, анекдотлар һәм риваятьләр бергә кушылган. Премьера Красновидово авылында узачак.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии