Питрәч районы Көек авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен яңарту 1,8 миллиард сумга төшәчәк. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.
Эшләр комплексына территорияне яшеллекләрдән чистарту, тышкы челтәрләр төзү, конструктив чишелешләр һәм технологик тоташтыру керә. Аларны подрядчы 2025 елның 1 декабренә кадәр үтәргә тиеш.
Эшләрне башкаруга Татарстан бюджетында акча каралган. Заказ бирүче – республиканың Баш инвестиция-төзелеш идарәсе.
Свежие комментарии