Якшәмбе, 20 апрельдә, Татарстанда көндез һәм кичен яшенле яңгыр көтелә.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразына караганда, бу көнне җил көньяк-көнбатыштан исә. Аның тизлеге секундына 7-12 метр тәшкил итәчәк, көндез һәм кичен исә урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Көндез республикада һава температурасы +22..+27 градус тәшкил итәчәк.
ТР башкаласы Казанда исә көндез термометрның терекөмеш баганасы +24..+26 градуска кадәр күтәреләчәк.
Свежие комментарии