На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Буа мөхтәсибәтендә «Дога бәйгесе» үтте

Буа шәһәренең «Әбү Хәнифә» мәчетендә ел саен уза торган «Дога бәйгесе» үтте. Аны район мөхтәсибәте оештырды. Әлеге чараны оештыруда мәчет имамы Марат хәзрәт Хәйбуллин һәм мөхтәсибәт хезмәткәре Шамил хәзрәт Вәлиуллин, шулай ук жюри әгъзалары: Рөстәм хәзрәт Баһаветдинов һәм Рәис Нәгыймуллин катнашты.

Конкурста төрле авыллардан – Түбән Наратбаш, Килдураз, Бикмураз һәм Буа шәһәренең үзеннән килгән мәктәп яшендәге 20 бала катнашты.

Балалар көзге каникул вакытында ятлаган догаларын укып күрсәтте.

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны Түбән Наратбаш авылыннан Азалия Сибгатуллина, икенче урында шул ук авылдан Алмаз Сибгатуллин, өченче урынны Бикмураз авылыннан Камилә Шәкүрова яулады. Аларның һәрберсенә балалар товарлары кибетенә сертификатлар тапшырылды.

Ссылка на первоисточник
наверх