На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Тагын өч ил БРИКСның партнеры булды

Индонезия, Малайзия һәм Таиланд партнер дәүләтләр статусында БРИКС составына керде. РФ тышкы эшләр министры урынбасары Александр Панкин шулай дип белдерде. Бу хакта тышкы сәяси ведомство сайты хәбәр итә.

«Казанда узган БРИКС саммиты дөньядагы күпчелекнең гадел дөнья төзелеше булдыру, глобаль институтлар реформасын үткәрү һәм тигез хокуклы икътисади элемтәләр урнаштыруга омтылышын күрсәтте.

АТЭС буенча безнең коллегалар - Индонезия, Малайзия һәм Таиланд берләшмәнең партнерлары булды», - диде ул.

БРИКС – дәүләтара берләшмә, анда тулы хокуклы әгъзалар хокукында 10 дәүләт, шулай ук партнерлар сыйфатында дистәдән артык ил керә. Казанда октябрь аенда узган БРИКС саммитында 30дан артык илнең делегацияләре катнашты, аларның 20дән артыгы югары дәрәҗәдә тәкъдим ителде.

Индонезия делегациясен тышкы эшләр министры Сугионо җитәкләде. Таиландтан саммитта шулай ук корольлекнең тышкы эшләр министры Марит Сангиампхонг та катнашты. Казанда Малайзия делегациясен икътисад министры Рафизи Рамли җитәкләде.

Ссылка на первоисточник
наверх