На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

• Maxim
Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...
• Алексей Мельник
Нац вопрос кто то решил раскрутитьМиңнеханов су объ...
• Алексей Мельник
Это че? Давайте будем писать на языках который знает, я на немецком, кто то на английском, испанском ... А тут вообще...Миңнеханов су объ...

Казанда ботулизм йоктырган тагын өч кеше хастаханәгә мөрәҗәгать иткән

Соңгы мәгълүматлар буенча, Казанда «Лобио» салатын ашаганнан соң, ботулизм йоктыруга шикләнеп хастаханәгә килүчеләр саны 18 кешегә кадәр арткан. «Татар-информ» чыганагы хәбәр иткәнчә, Татарстан башкаласы хастаханәләренә агулану симптомнары белән тагын өч пациент мөрәҗәгать иткән.

«19 июньдә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе фасольле салат ашаучыларга кабат шалтыратуыннан соң, йогышлы авырулар хастаханәсенә 3 кеше мөрәҗәгать итте, икесе кеше хастаханәгә озатылды, берсе госпитализациядән баш тартты.

20 июнь иртәсенә, фасольле салат ашаганнан соң, ботулизмның 18 очрагы теркәлгән», - дип шәрехләделәр Роспотребнадзорда.

Республика сәламәтлек саклау министрлыгы Мәскәүнең «ЛОКАЛКИТЧЕН» ҖЧҖ җитештергән «Лобио» салатын ашаганнан соң, шундый симптомнар белән хастаханәгә озатылган 15 кеше турында хәбәр иткән иде. Аларның 8е авыр хәлдә булган, икесе үпкәне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган.

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, әлеге җитештерүченең әзерләү технологиясен бозып ясалган нәкъ менә сыйфатсыз продукциясе Татарстанда, Россиянең башка төбәкләре - Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Түбән Новгород өлкәләрендә ботулизм таралу чыганагы булды.

Республиканың медицина учреждениеләре барлык зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәм күрсәтү өчен әзерләнгән. Роспотребнадзор килеп чыккан хәлнең барлык шартларын ачыклау һәм мондый очракларны булдырмау өчен тикшерүен дәвам итә.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх