На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Миңнеханов һәм Краснов Казанда Уктан ату үзәге төзелешенә старт бирде

Бүген Татарстан башкаласында «Тасма» олимпия резервындагы мәктәп территориясендә Уктан ату үзәге төзелеше башланды. РФ Генераль прокуроры Игорь Краснов һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшне башларга старт бирде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Аерым алганда, Игорь Краснов чыгышында яңа спорт үзәгенең балалар һәм яшьләр өчен генә түгел, ә аларның ата-аналары һәм тулаем гражданнар өчен дә тарту ноктасы булачагына ышаныч белдерде.

«Сезгә укларыгызның үзегез билгеләгән юнәлештә хәрәкәт итүен телим! Һәрвакыт унлыкка эләксеннәр! Хәерле юл», - дип теләде генпрокурор.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, мөһим проект тарихи урында, «Тасма» стадионы янында гамәлгә ашырыла. «Безнең бурыч - Татарстан Республикасы көненә, 30 августка әлеге объектны файдалануга тапшыру. Ул безнең балалар, яшьләр традицион спорт төрләре белән шөгыльләнсеннәр өчен кирәк», – дип ассызыклады ул.

Татарстан Рәисе дәрәҗәле кунакка Казанга килүе– беренче чиратта яңа үзәк төзелешен башлап җибәрүдә катнашырга вакыт тапканы өчен, шулай ук уктан ату буенча Россия Федерациясе Генераль прокуроры Кубогына IV Бөтенроссия ярышларын ачуда катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов спортчыларга актив шөгыльләнергә һәм тырышып эшләргә, ярышларда беренче урыннарны алырга һәм иң яхшылары булырга теләде.

Спорт комплексы «Тасма» олимпия резервындагы мәктәп территориясендә урнашачак. Хәзер аның базасында 93 укчы спортчы шөгыльләнә. Уктан ату бүлеге биредә 2009 елдан бирле эшли, ул Татарстанда спортчы-укчыларны әзерләү өчен бердәнбер мәйданчык булып тора.

Уктан ату үзәге профессиональ спортчыларны да, спортның бу төрен яратучыларны да әзерләү өчен билгеләнәчәк.

Ул барлык халыкара стандартларга җавап бирә һәм спортчыларга ярышларга уңышлы әзерләнергә мөмкинлек бирә торган уникаль югары дәрәҗәдәге махсуслаштырылган мәйданчыкка әверелергә тиеш.

Объектның берьюлы 160 укчыны өйрәтергә мөмкинлек бирә. Спорт зонасы 70 метрга кадәр дистанцияләрдә ату өчен каралган. Тамашачылар өчен 200 урынлык мобиль трибуналар, ә спортчылар өчен җиһазландырылган сигез киенү-чишенү бүлмәсе каралган.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх