На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...
  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...

Омск эшмәкәре Радик Миңнеханов: Хыялыбыз – Омск шәһәрендә Муса Җәлилгә һәйкәл ачу

Омск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте иҗтимагый оешмасы рәисе Радик Миңнеханов өлкәдә Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилгә һәйкәл кую хыялы булуын әйтте. Бу хакта ул «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында сөйләде.

«Без киләсе 2025 елга да зур планнар белән яшибез. Аның беренчесе, Әшеван авылы мәктәбенә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай исемен биреп, авылда Татар утарын ясап, Габдулла Тукайга бюст кую.

Икече зур хыялыбыз – Омск шәһәрендә патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачу», – диде ул.

Радик Миңнеханов инде 2026, 2028 елларга булган планнарын да әйтте.

«2026 елга Омск өлкәсе XXVI Федераль Сабантуйны кабул итәргә һәм тарихи Әшеван авылының 800 еллыгын билгеләп узарга әзерләнәбез, ә 2028 елда Большеречье районында бергәләшеп Бөтенроссия татар авыллары Сабан туен оештырырга уйлыйбыз», – диде ул.

Ул Татарстан Республикасы, Бөтендөнья татар конгрессының Омск өлкәсенә даими ярдәм күрсәтеп торуын ассызыклады. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтләрен җиткерде.

«Соңгы елларда Сезнең ярдәм белән Үләнкүл авылында «Бохара татары» йорты барлыкка килде, Каракүл авылындагы янган йортларны төзекләндерүдә зур ярдәм күрсәтелде .Большеречье районында татар утары ачылды һәм моңа кадәр булмаган мөселман зираты өчен җир бүленеп, төзекләндерү эшләре башкарылды. Иртыш һәм Ишим елгасы ташуыннан соң зыян күргән 7 татар авылы кешеләренә 10 миллион сумнан артык ярдәм таратылды», – диде.

Чыгыш ясаучы Әбәркүл авылында яңа мәдәният йорты ачылуын да искә алды.

Ссылка на первоисточник
наверх