На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Питрәч районының Көек авылы табиблык амбулаториясендә Донор көне узды

Питрәч районының Көек авылы табиблык амбулаториясендә Донор көне узды. Республика кан тапшыру үзәге белгечләре кан тапшырырга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә теләүчеләрне кабул итте. Бу көнне 53 донор 25 литр кан тапшырган. Бу хакта «Алга» газетасы яза.

«Без монда икенче тапкыр киләбез.

Амбулатория мөдире Ландыш Кадырова инициативасы һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Вәлиев ярдәме белән чара югары дәрәҗәдә узды», – дип сөйләде бригада җитәкчесе Хәйдәр Абдрахманов.

Ландыш Минтагировна билгеләп үткәнчә, район үзәк хастаханәсе коллективында махсус операциядә катнашучының әнисе һәм хатыны эшли, ул яралану буенча комиссияләнгән – табиблар һәм медперсонал өчен бу мондый акцияләрнең мөһимлеген тагын бер кат ассызыклый.

Кан тапшырыр алдыннан донорлар мәҗбүри тикшерү уза: кан басымын үлчәү, инфекцияләргә (гепатит, сифилис, ВИЧ) кан алу һәм гемоглобин дәрәҗәсен тикшерү. Һәр донор 450 миллилитр кан тапшырган (анализларны исәпкә алып 470 миллилитр). Процедурадан соң барысына да баллы чәй тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, донорлар туклануга 1151 сум күләмендә компенсация ала, аны күпләр СВО катнашучыларына ярдәмгә тапшырырга карар кылган.

«Медангелы России» волонтерлык оешмасы бу акчаларны җыюны гына түгел, сугышчыларга теләкләр белән открыткалар язуны да оештырды. Бу открыткалар фронтка 9 майга җибәреләчәк, оештыручылар һәм донорлар хәрбиләрдән җавап алырга өметләнә, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх