На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...
  • Николай
    На не понятном языке обсуждается где дом взорвать?Филармония директ...
  • Николай
    Почему перевода нет? Здесь террористы обсуждают свои планы?Мамадыш журналист...

Казанның берничә районында сиреналар тавышы ишетелгән

Казанның кайбер районнарында, шул исәптән Авиатөзелеш һәм Вахитов районнарында, шәһәр халкы сиреналар тавышын ишеткән, бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр ителде.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, күрсәтелгән территорияләрдә урнашкан җитештерү объектларында локаль хәбәр итү системаларын эшләтеп җибәрү тикшерелгән.

Бу хакта «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, республика территориясендә «пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдә, БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде. Казан һәм Түбән Кама аэропортларында очышларга вакытлыча чикләүләр кертелде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх