На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Әлмәт районында якынча 9 мең бала лагерьләрдә ял итәчәк

2025 елның җәйге сезонында Әлмәт районында якынча 9 мең бала һәм яшүсмер өчен ял һәм сәламәтләндерү чаралары оештырырга планлаштыралар. Барлыгы төрле форматтагы 73 лагерь эшли. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ял итү формаларының төрлелегенә аерым игътибар бирелә.

Мәгариф учреждениеләре базасында 33 мәктәп яны лагере эшләячәк, аларда 2,5 мең укучы ял итәчәк. Моннан тыш, 34 хезмәт һәм ял лагере җәйне файда белән уздырырга һәм хезмәт күнекмәләрен үстерергә теләгән меңләгән яшүсмер өчен үз ишекләрен ача.

Балалар районнан читтә дә ял итә ала. Чаллыда «Саулык» сәламәтләндерү комплексы – 435, Чистай районындагы «Раздолье» комплексы профиль сменалары кысаларында 120 бала, ә «Росинка» балалар лагере 100 укучыны кабул итәчәк.

Зур компанияләрнең шәһәр яны лагерьлары да балалар кабул итәчәк: «Татнефть-Забота» компаниясенең «Юность» һәм «Солнечный» лагерьларында 1040 һәм 2240 кеше ял итәчәк, «Транснефть» компаниясенең «Орленок» лагеренда 1100 бала кабул ителәчәк.

14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен бай чаралар программасы әзерләнгән. Алар арасында Балаларны яклау көне, Россия көне, Яшьләр көне, Гаилә көненә, Сабантуйга багышланган бәйрәмнәр, шулай ук гаилә фестивальләре һәм патриотик акцияләр, велоузышлар һәм Әләм көне, Татарстан Республикасы көне һәм Эко-фестивальгә багышланган программалар бар.

Җәй буена районның Яшьләр үзәкләре киңәйтелгән режимда эшләячәк – дүшәмбедән шимбәгә кадәр, 8:00-20:00 сәгатьләрдә. Килүчеләргә иҗат, аралашу һәм актив ял итү өчен урыннар тәкъдим ителәчәк.

Балаларның җәйге ялы «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх