На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ЧТО ЭТО ЕЩЕ ЗА ВЫЛАЗКИ, ГДЕ ЭТО НИКОМУ НЕ НУЖНО? ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ В РОССИИ, РУССКОМ ЯЗЫКЕ... Да и просто, ...Рөстәм Миңнеханов...
  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...

Дума көллиятләргә керү өчен ике фәннән генә имтихан тапшыру турында закон кабул итте

18 мартта Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта мәктәп укучыларына, дүрт предмет урынына ике фән – рус теле һәм математика буенча гына Төп дәүләт имтиханнарын тапшырып, IX сыйныфны тәмамлау турында аттестат алырга мөмкинлек бирә торган законны хуплады. Бу хакта «Ведомости» газетасы яза. Сынау проектында катнашучы төбәкләр саны өчкә кадәр кимегән.

2025 елда Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Липецк өлкәсендә имтихан тапшыруның аерым шартлары гамәлдә булачак.

Кабул ителгән законның төп максаты – техникум һәм көллиятләрдә абитуриентлар санын арттыру. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы фаразлары буенча, 2030 елга яңа эш урыннарының өчтән ике өлешен урта һөнәри белемгә ия кешеләр алачак. Имтиханнар санындагы үзгәрешләр X сыйныфта белем алуын дәвам итәргә ниятләгән укучыларга кагылмый – аларга Төп дәүләт имтиханнарын дүрт фән буенча тапшырырга кирәк булачак. X сыйныфка күчү өчен укучылар төбәк Мәгариф министрлыклары билгеләгән минималь балларны җыярга тиеш. Моны үти алмаучылар җирле көллиятләргә бюджет урыннарына кергән вакытта өстенлеккә ия булачак.

Төбәк хакимияте белем алуның үтемлелеген тәэмин итү максатыннан үз халкы өчен урта һөнәри уку йортларына кабул итүнең контроль саннарын билгели алачак. Фракцияара закон проекты Дәүләт Думасына 17 гыйнварда тәкъдим ителде. Аның авторлары арасында Дәүләт Думасы Рәисе урынбасарлары Петр Толстой һәм Виктория Абрамченко, мәгариф комитеты рәисе Ирина Белых (барысы да - «Бердәм Россия»дән), шулай ук Ярослав Нилов (ЛДПР) һ.б. бар.

Ссылка на первоисточник
наверх