На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Эдуард Вафин 2025 елда инвалидларны караган өчен түләүләр билгеләү тәртибен аңлатты

Киләсе елдан беренче төркем инвалидларны һәм 80 яшькә җиткән кешеләрне караган өчен компенсация түләүләрен билгеләү тәртибе үзгәрә. Бу хакта бүген Казанда узган брифингта Татарстан буенча Россия пенсия һәм социаль иминият фонды идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде.

«2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстан буенча Социаль фонд бүлекчәсе 100 меңнән күбрәк гражданның (беренче төркем инвалид яки 80 яшькә җиткәннәр) пенсиясенә 1200 сум күләмендә өстәмә түләү билгеләячәк.

Әлеге түләү ел саен индексацияләнәчәк», – диде ул.

Башта өстәмә түләү язма гариза нигезендә пенсионерны караган кешеләргә билгеләнгән була. Бу акча пенсионерның пенсиясе белән бергә килә. Яңа елдан түләүне билгеләү тәртибе үзгәрә.

«2025 елның 1 гыйнварыннан бу өстәмә түләүне 80 яше тулган һәм беренче төркем инвалид булган бөтен кешегә автомат рәвештә билгеләячәкләр. Бернинди гариза да язарга яки өстәмә мәгълүмат тапшырырга кирәкми», – диде Вафин.

Ссылка на первоисточник
наверх