На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Марат Җәббаров: Уҗым культураларының торышы яхшы һәм канәгатьләндерерлек дип бәяләнә

Хәзерге вакытта Татарстанда уҗым культураларының торышы яхшы һәм канәгатьләндерерлек дип бәяләнә. Бу хакта төбәкнең Хөкүмәт Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, анда барлык муниципалитетлар да кушылды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Докладчы сүзләренә караганда, үстерү өчен сайлап алынган уҗым культуралары үрнәкләренең 1 проценттан 4 процентка кадәр өлеше һәлак була. Шул ук вакытта, һава торышы шартлары гомумән алганда уңай булуга карамастан, «Азнакай» һәм «Аксубай» метеостанцияләрендә культуралар озак вакыт калын кар астында булу нәтиҗәсендә өлешчә һәлак булу куркынычы теркәлгән.

Бөртекле культуралар орлыклары белән тәэмин ителгәнлек 123 процентны тәшкил итә: ихтыяҗ 283 мең булса, барлыгы 348 мең тонна бар. Шул ук вакытта Җәббаров Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә үзебезнең илдә селекцияләнгән орлыкларга күчәргә киңәш итте. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы чит ил орлыкларын китерүгә квотаны ел саен киметә.

Агымдагы елның уңышы өчен минераль ашламалар туплау юнәлешендә 367 мең тонна сатып алынган. Бу бер гектар чәчүлеккә уртача 61 килограмм матдә туры килә дигән сүз. Шушы күләмнең 6,8 проценты, ягъни 25 мең тоннасы – сыек формалы ашламалар.

«Сыек ашламаларга күчү хәзерге вакытта үсемлекчелектә иң алдынгы һәм нәтиҗәле юнәлешләрнең берсе булып тора. Быел барлык чыгымнарның 35 проценты, яисә 15 миллиард сумнан артык акча ашламаларга сарыф ителәчәк», – диде министр. Ул үсемлекләр сыек ашламаларның 80 процентка кадәрен үзләштерә, дип билгеләп үтте.

Тиздән басуларда кар катламы эри башлаячак. Бу күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын тукландыра башларга мөмкинлек бирәчәк. Хуҗалыкларда 237 түбән басымлы шиналы үзйөрешле сиптергеч, шулай ук 678 тагылмалы һәм асылмалы сиптергеч (минераль ашламалар сиптерә торган) бар, дип билгеләп үтте докладчы.

«Чәчүлекләрне тукландыруны иртә башлау интенсив кыр эшләре чорында техникага йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк», - дип өстәде Марат Җәббаров.

 

Ссылка на первоисточник
наверх