На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Әлмәт мэры укытучыларга 10 млн сумга сертификат һәм грантлар тапшырды

Укытучылар көне алдыннан Әлмәттән 133 педагог Әлмәт районы башлыгыннан грантлар алды. Моннан тыш, хезмәт юлын 2024 елның 1 сентябреннән башлаган яшь 40 белгечкә социаль ярдәм буларак һәрберсенә 100 меңлек сертификат тапшырылды.

«Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүләкләү тантанасы драма театрында булган.

Педагогия тармагы эшчеләренә ярдәм өчен барлыгы 10 млн сум акча бүленгән.

«Яшь белгечләрнең шәһәребезнең мәгариф системасы үсешенә керткән өлешен югары бәялибез. Бүген без аларга профессиональ карьералары башланганда ярдәм итәргә һәм уңышлы эшләү өчен шартлар тудырырга телибез», – диде муниципалитет башлыгы Тимур Нагуманов.

Яшь педагогларга ярдәм беренче тапкыр күрсәтелә, ул җирле бюджеттан финанслана.

 

Ссылка на первоисточник
наверх