«Татарстан ел студенты» премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү бер атнага озайтылды. Портфолионы 15 ноябрьгә кадәр төзергә була, дип хәбәр иттеләр ТР Яшьләр эшләре министрлыгы телеграм-каналында.
Быел 20 номинациядә җиңүчеләр билгеләнә. Элегрәк ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сөйләгәнчә, гран-при иясе дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу мөмкинлеге алачак.
Гаризалар сылтама буенча кабул ителә.
Свежие комментарии