На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Чирмешәндә Нәүрүз бәйрәмендә «карга боткасы» пешерделәр

Чирмешәндә Яшьләр мәйданчыгында Кышны озатып, Язны каршы алдылар. Кыш күпме генә карышса да, Нәүрүзбикә көчлерәк булды. Бәйрәмгә килгән балалар рәхәтләнеп күңел ачты. Биредә җыр-биюгә, уеннарга да урын булды, билгеле, «карга боткасы»ннан да авыз иттеләр. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.

Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән театральләштерелгән тамашадан башланып китте.

Чарага килгән балалар төркемнәргә бүленеп ярышты, Кыш белән Нәүрүзбикәгә көч биреп торды.

Тамашада катнашкан Кыш биләмәләрен бер дә бирәсе килмәде. Шулай да Нәүрүзбикә җитезрәк булып чыкты, бәйгеләрдә ул җиңде.

«Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә. Нәүрүз сүзе яңа көн дигәнне аңлата. Ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу көнне кешеләр бер-берсенә кунакка йөри, бер-берсенә булган үпкәләрен оныта, җырлыйлар, бииләр, күңел ачалар. Нәүрүз - кешеләрне берләштерә торган, традицияләрнең һәм гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген искә төшерә торган бәйрәм», – диелгән хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх