На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Телемарафон студиясендә политолог Бердәм тавыш бирү көне ничек узуын бәяләде

Бердәм тавыш бирү көне уңаенннан «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында бара торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны студиясеннән 14 сәгатьлек туры трансляция дәвам итә. Көн дәвамында анда мәртәбәле кунаклар, билгеле шәхесләр чыгыш ясады.

«Чыннан да бәйрәм көне. Халыкның күңеле шат.

Без бүген аерым мәйданчыкта махсус хәрби операциясе катнашучылары һәм ветераннарының Сайлауларда катнашуы турында да сөйләшеп алдык. Биредә Россия Герое Рәсим Баксиков та катнашты», – дип ассызыклады «Теория Дарвина» агентлыгы генераль директоры, политолог Владимир Кутилов.

РФ Иҗтимагый палатасының тавыш бирүне иҗтимагый контрольдә тоту буенча эшче төркеме җитәкчесе урынбасары Александр Малькевич та монда фикере белән уртаклашты.

«Белүемчә, 100дән артык кеше «Гаилә белән сайлыйбыз» фотоконкурсында катнаша. Республика янә бер кат Бердәм сайлау көне – бәйрәм икәнен дәлилләде. Мин бик күп участокларда булдым. Мәсәлән, мин юридик факультетта белем алучы студенткалар белән аралашып алдым. Алар сайлау участогында күзәтүчеләр иде. Үзләренең үрнәкләрендә алар яшьләрне дә актив булырга өйрәтә. Аннары гаилә белән бергәләп сайлауларга килүчеләрнең күплегенә сокландым. Төрледән-төрле тематик чаралар үтте», – дип билгеләде студия кунагы.

Малькевич, Бердәм тавыш бирү көне чараларында, сайлау участокларында журналистлар һәм волонтёр эшчәнлеген дә мактап телгә алды. Шулай ук ул илнең 89 төбәгеннән 81 регионында Сайлаулар узуын да билгеләп китте.

  • Барлыгы Сайлау участокларында 14 мең күзәтүче хезмәт куйды, шуларның 2800 – Иҗтимагый палатадан.
    Федераль дәрәҗәдәге күзәтүчеләр Сайлауларның кәеф күтәренкелегендә, имин һәм бердәмлек рухында үтүен дә билгели.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх