На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Шаляпин фестивалендә «Сөембикә» операсы да күрсәтеләчәк

Ф.И.Шаляпин исемендәге XLIII Халыкара опера фестивалендә Резеда Әхиярованың «Сөембикә» операсы да күрсәтеләчәк.

«Фестиваль 2025 елның 31 гыйнварыннан 2 мартка кадәр үткәреләчәк. Фестиваль программасы Ж.Бизеның «Кармен» операсының премьерасы белән ачыла», – дип хәбәр итә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының матбугат үзәге.

Театр «Сөембикә» операсын 8 февральдә күрсәтәчәк.

Афишада традиция буенча классик репертуарга караган әсәрләрдән Дж.Пуччининың «Тоска» һәм «Мадам Баттерфляй» (19 һәм 21 февраль), Дж.Вердиның «Трубадур» (27 февраль), П.Чайковскийның «Пиковая дама» (16 февраль) бар. 13 февральдә - Ф.И.Шаляпинның туган көнендә театр сәхнәсендә М.Мусоргскийның «Борис Годунов» музыкаль драмасы тәкъдим ителә.

Фестиваль программасы 1 һәм 2 март көннәрендә гала-концерт белән төгәлләнә.

  • «Сөембикә» операсының премьерасы 2018 елның 26, 27 сентябрь көннәрендә үтте. Либретто авторы – Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис.

 

Ссылка на первоисточник
наверх