На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Эльвира Величутина (Вишневская)
    Что за фигня?Татарстан синопти...
  • Evgenija Palette
    Сколько можно говорить... ПОШЛИ НА "Х"... Говорите на Государственном языке... А не на своем ОДНОСЛОЖНОМ НАРЕЧИИ...Кукмара кешесе хә...
  • spoli
    А можно по русскиӘлмәтнең балалар ...

Казанда «Балаларга музыка» заманча композиторларның вокал һәм хор музыкасы фестивале була

20 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Идел буенда яшәп иҗат иткән заманча композиторларның «Балаларга музыка» вокал һәм хор музыкасы төбәк фестивале гала-концерты була.

«Фестиваль Татарстан, Марий Эл, Чувашия, Удмуртия, Мордовия композиторлары һәм шагыйрьләре иҗат иткән балалар-яшүсмерләр академик вокал һәм хор музыкасын үстерүгә һәм популярлаштыруга, балалар музыка мәктәпләренең педагогик репертуарын киңәйтүгә юнәлдерелгән.

Эш нәтиҗәсендә фестиваль өчен татар, рус, чуваш, мордва, удмурт, мари телләрендә 50дән артык яңа әсәр иҗат ителде, алар ике нота басмасы: «Балалар музыка мәктәпләре өчен хор әсәрләре» һәм «Балалар музыка мәктәпләре өчен вокал әсәрләр» җыентыгы буларак әзерләнде», - диде «Татар-информ»га Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы Гөлнара Тимербулатова.

Гала-концертта җыентыкларны рәсми рәвештә тәкъдим итү була. «Казан шәһәренең балалар музыка мәктәпләре коллективлары Идел буенда яшәп, иҗат итүче композиторларның хор һәм вокал әсәрләрен башкарачак. Гала-концерт программасында Гөлнара Тимербулатова, Елена Анисимова, Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина, Лилия Таһирова һ.б. Идел буе композиторларының яңа музыкасы яңгыраячак», - диде ул.

Аның әйтүенчә, концертта Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының Камера оркестры (җитәкчесе һәм дирижеры – Ильяс Камал), хор коллективлары, вокал ансамбльләр, шулай ук Татарстан Республикасы солистлары (барлыгы 500дән артык башкаручы) катнаша. Фестиваль кунаклары – балалар музыка мәктәпләре укучылары, укытучылар һәм профессиональ музыкантлар. Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле.

  • Фестиваль «Балаларга музыка – Заманча композиторның иҗат остаханәсе» коллективы тарафыннан үткәрелә. Остаханәнең җитәкчесе – Гөлнара Тимербулатова. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар хәрәкәте һәм «САФ» балалар үсешенә ярдәм итү үзәге ярдәме белән оештырыла.
Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх