
Алексей Песошин Татарстан Премьер-министры итеп билгеләнде. Әлеге боерыкны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган һәм бу хакта республика Дәүләт Советының 12 утырышында хәбәр итте. Моңа кадәр депутатлар сессиядә Татарстан Премьер-министры вазифасына Песошин кандидатурасын бертавыштан хуплаган иде.
«Алексей Валерьевич 2014 елдан Премьер-министрның беренче урынбасары вазифасында. 2017 елдан республика Хөкүмәтен җитәкли. Моңа кадәр ул Казанда төрле вазифаларда эшләде һәм хөкүмәттә эшләү өчен бик яхшы юл үтте. Бу еллар эчендә Татарстан тотрыклы рәвештә илебезнең лидер төбәкләре рәтенә керә», – диде Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте эшендә махсус хәрби операция кысаларындагы бурычлар аеруча әһәмиятле. «Алексей Песошин җитәкчелегендә республикада махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча системалы эш алып барыла, җирле үзидарә органнарының, сәнәгать оешмаларының, бизнес-бергәлекләрнең, волонтерларның үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеге җайга салынды», – диде Татарстан Рәисе.
Песошин махсус операция зонасына, шулай ук Татарстан шефлыгындагы шәһәрләргә берничә мәртәбә шәхсән үзе барып кайтты, дип өстәде Миңнеханов. Республика җитәкчесе сүзләренчә, бу аның дәүләт бурычларын хәл итүгә җаваплы каравын раслый.
«Алексей Валерьевич республика ирешкән нәтиҗәләрне саклап калырга гына түгел, ә Татарстанның алга таба да үсешен һәм тәэмин итәргә сәләтле дип ышанам. Песошинның бай тәҗрибәсе, республика мәнфәгатьләренә тугрылыгы, югары профессиональлеге – уңышлы эшләү өчен ныклы нигез», – диде Татарстан Республикасы Рәисе.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии