На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Эльвира Величутина (Вишневская)
    Что за фигня?Татарстан синопти...
  • Evgenija Palette
    Сколько можно говорить... ПОШЛИ НА "Х"... Говорите на Государственном языке... А не на своем ОДНОСЛОЖНОМ НАРЕЧИИ...Кукмара кешесе хә...
  • spoli
    А можно по русскиӘлмәтнең балалар ...

Казан яшүсмерләре «БиЮ» кичәсендә милли мотивлар белән көйләр уйнаячак

УРАМ» экстрим-паркында якшәмбе көнне, 28 июльдә, «БиЮ» кичәсе була. Чара кунакларын диджей-сетлар, бадминтон буенча турнир, мастер-класслар һәм команда уеннары көтә.

Кичәнең төп вакыйгасы күптән түгел генә Диджеинг курсларын узган яшүсмерләрнең чыгышы булачак. Балалар үзләренең беренче музыкаль җыелмаларын милли мотивлар кертеп уйнаячак.

Бадминтон буенча турнир 18:00 сәгатьтә башлана, анда өч кешедән торган командалар катнаша ала. Капитанга команданың, катнашучыларның исемнәрен һәм аларның яшьләрен күрсәтеп, телеграм кушымтасы аша хәбәр җибәрергә кирәк. Турнир кагыйдәләре сылтама буенча урнаштырылган.

«БиЮ» кичәсендә кунак булу өчен бушлай теркәлү узарга кирәк. Башлана 17:00 сәгатьтә, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх