2025 елда Татарстанда яшь галимнәрне торак белән тәэмин итү программасына 27,5 миллион сум юнәлтеләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, әлеге чараны гамәлгә ашыру Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Чара Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Республика Фәннәр академиясе белән берлектә гамәлгә ашырыла. Акчалар торак сатып алу өчен бер мәртәбә бирелә торган субсидияләргә юнәлтеләчәк.Министр шулай ук билгеләп үткәнчә, 2024 елда 658 яшь гаилә яшьләр ведомствосы программалары аша торак шартларын яхшырткан.
«Шул ук вакытта, квадрат метрның бәясе артуны һәм ташламалы программалар саны кимүне исәпкә алганда, 2,5 мең яшь гаиләдән торган чират бик акрын бара», – диде Садыйков.
Ведомство башлыгы шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстанда «Иң яхшы яшь галим» һәм «Иң яхшы яшь укытучы» конкурсларының премияләре арттырылды – һәрбер конкурсның приз фонды 1 миллион сумнан артык булды.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии