На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Мошенниклар Әлмәт яшүсмереннән якынча 2,5 млн сум акча урлаган

Әлмәттә яшүсмер мошенниклар тозагына эләгә һәм аларга бөтен гаилә акчаларын бирә. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Әлмәт таңнары».

Башта җинаятьчеләр үзләрен мәктәп хезмәткәрләре дип атыйлар һәм парольне сорап алалар, аннары хокук саклау органнары вәкилләре булып кыланалар.

Алар 14 яшьлек малайга аның әти-әнисе халыкара җинаятьтә катнашканлыгын хәбәр итәләр. Яшүсмер ышанган, әти-әнисенең акчаларын җыйган, аларны банк счетларыннан алган һәм мошенникларга 2 миллион сумнан артык акча күчергән.

Яшүсмер төне буе банкоматлар буйлап йөргән, акчаны алып, күрсәтелгән счетларга күчергән. Иртән әти-әни улларының югалуын ачыклаган һәм полиция чакырткан.

Гомуми зыян 2,4 миллион сум дип бәяләнә. Җинаятьчеләргә каршы «оешкан төркем тарафыннан йә аеруча зур күләмдә кылынган мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх