РФ Премьер-министры Михаил Мишустин «КАМАЗ» ГАҖ директоры Сергей Когогин белән очрашу вакытында Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Татарстаның «КАМАЗ» компаниясе үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бүгенге көндә «КАМАЗ»ның ритмлы эшләвенә һич икеләнүләрсез Татарстан җитәкчеләре дә үзләреннән саллы өлеш кертте. Рөстәм Нургали улы Миңнеханов моңа бик игътибар белән карый. Һәм, әлбәттә, Минтимер Шәрип улы Шәймиев уйнаган роль хакында да әйтергә кирәк. Татарстан җитәкчеләре, республикадагы безнең коллегалар КАМАЗ үсешенә бәйле мәсьәләләр белән профессиональ рәвештә шөгыльләнде», - дип искәртте Мишустин.
Россия Хөкүмәте башлыгы шулай ук «КАМАЗ»ның күп меңле коллективына шул исәптән Россиянең сәнәгый һәм технологик суверенитетын ныгыта торган эшчәнлеге өчен рәхмәт сүзләрен тапшырды.
Свежие комментарии