На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Диния нәзарәте Татарстанда Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләрен билгеләде

Татарстан мөфтияте 2025нче елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләрен раслады, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Гарәфә көне итеп 5нче июнь көне билгеләнде, Корбан гаетенең беренче көне 6нчы июньгә туры килә (зөлхиҗҗә аеның 10нчы көне). Бу көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк.

Башкала мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

2.00-3.00 – Коръән уку; 3.00-3.30 – гает вәгазе уку; 3.30 – гает намазы; 3.40 – хөтбә, Коръән укып дога кылу. Гает намазы укылганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак һәм ул 8нче июнь көнне кояш баеганчы дәвам итәчәк. Корбан нисабы күләме – 53 мең сум.

5, 6, 7, 8 һәм 9нчы июнь көннәрендә Тәкбир әт-Тәшрик көннәре билгеләп үтелә. Бу көннәрдә (5нче июньдә иртәнге намаздан башлап 9нчы июньдә икенде намазын кертеп), фарыз намазларыннан соң (барлыгы 23 тапкыр), сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә: «Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд». Ирләр тәкбирне тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

 

Ссылка на первоисточник
наверх