На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Виктор Рубцов
    Все добрые люди поздравляют друзей с днём рождения.Рөстәм Миңнеханов...
  • Sergey Pnz
    У нас в стране, официальный язык - русский. Зачем писать в общую сеть на непонятном языке.Васил Шәйхразыев ...
  • галина
    А где перевод? Что за абра кадабра?«Авыл укытучысы –...

Миңнеханов Кырымга һөҗүм вакытында һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Севастопольгә һөҗүм вакытында һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Үлүчеләр арасында шушы ял көнендә әти-әниләре белән пляжда ял иткән балалар да бар, дигән хәбәрне аеруча авыр кабул иттек.

Татарстан халкы якыннарын югалтучыларның тирән кайгысын уртаклаша. Зыян күрүчеләрнең һәммәсенә тизрәк савыгу телибез», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Севастопольгә ракета һөҗүме вакытында өч кеше — бер өлкән кеше һәм ике бала һәлак булган. Пляж һәм аның тирәсендәге территорияләрдә булган 124 кеше яраланган.

РФ Саклану министрлыгы мәгълүматлары буенча, Украина һөҗүм ясау өчен кассеталы хәрби частьләр белән җиһазландырылган Американың ATACMS оператив-тактик баллистик ракеталарын кулланган.

Дүрт ракетаны тотып калганнар, ә бишенчесе һавада шартлаган. Бу тыныч халык арасында корбаннарга китерде, дип белдерәләр Россия хәрби ведомствосында.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх