На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районында «Фермер» авыл хуҗалыгы кооперативын карады

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районының Олыяз авылында «Фермер» авыл хуҗалыгы кооперативында булды.

«25 ел элек авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә башладым. Хәзер безнең 250 баш мөгезле эре терлек, 800 гектар җир бар», – дип сөйләде парламент башлыгына кооператив рәисе Марс Юнысов.

2019 елда фермер башлап килүче авыл хуҗалыгы кооперативларының матди-техник базасын үстерү программасы буенча 15 млн сум грант откан.

«Бу ярдәм белән сөт җитештерү цехы төзедек һәм җиһазлар сатып алдык. Соңыннан сөт цехын зурайттык. Инде алтынчы ел рәттән халыктан сөт җыябыз һәм бу мөгаен, Татарстандагы иң югары бәядер.

Хәзер бер кг сөт 38 сум. Сөтне ике заводка тапшырабыз», – диде Марс Юнысов.

Узган елда 171,9 млн керем алынган. Фермер алга таба ит эшкәртү белән дә шөгыльләнергә планлаштыра.

«Җитештерүне генә түгел, ә продукция сатуны да тайга салырга кирәк», – диде Фәрит Мөхәммәтшин кооператив рәисе белән сөйләшкәндә.

Җитештерү эшчәнлегеннән тыш, Марс Юнысов агротуризмны да үстерә башлаган. Узган елда аның «У Марса классно» проекты «Агротуризм» программасы буенча грант откан.

«300 квадрат метрлы мәйданлы ике катлы бина төзедек. Бу ике бассейн белән мунча комплексы булачак», – диде фермер.

Ссылка на первоисточник
наверх