Татарстанда кече торак пунктларда яшәүчеләр юлдаш эзләү өчен чатлар булдыра ала. Җәмәгать транспорты проблемасын хәл итүне ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Лилия Сафиуллина тәкъдим итте.
«Цифрлаштыру чорында, барысында да телефоннар булганда, «Юлдаш» («Попутчик») тибындагы чатлар оештырырга мөмкин.
Кечкенә торак пунктларда яшәүчеләрнең барысын да бу чатларга кертергә, оештырырга һәм йөрергә мөмкин. Машина барса, юлдашлар алырга. Мин моны кечкенә торак пунктлар турында әйтәм», - диде ул.Сафиуллина автобуслар белән проблема барлыгын таныды, бигрәк тә зур булмаган торак пунктларда.
«Маршрутлар буенча эшне муниципалитетлар оештырырга тиеш. Шикаятьләр бар, бигрәк тә кечкенә торак пунктларда. Мисал өчен, совет чорындагы кебек автобуслар йөрми, дип зарланалар. Әмма, кызганычка, маршрут автобусларын алар бушлай йөри торган урыннарга җибәрү, мондый маршрутларны субсидияләү – шулай ук вариант түгел», – дип белдерде ул.
Министрның беренче урынбасары министрлык очрашкан тагын бер проблема турында сөйләде. Аерым алганда, махсус казначылык кредиты буенча 2023 елда 12 муниципаль берәмлек өчен яңа автобуслар сатып алынган һәм бүлеп бирелгән. Әмма ике муниципалитет аларны ала һәм маршрутлар оештыра алмады.
«Бу Бөгелмә, Лениногорск, Алабугада проблемалар булды. Ягъни конкурс игълан ителә, ә бу маршрутларда эшләргә риза булучылар килми», – дип ассызыклады ул.
Авылларда автобус маршрутлары турындагы мәсьәләне парламент комитеты рәисе Андрей Егоров күтәрде. «Еш кына халык кабул итүләрдә депутатлардан ни өчен авыл җирлегендә маршрут автобусы булмавын сорый», – дип белдерде ул.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкиленең «попутка»лардан файдалану тәкъдименә депутат нигездә авыл торак пунктларында автобуслар турында сораучылар – бу өлкән яшьтәге кешеләр, дип җавап бирде. «Алар мондый чатлардан файдалана белми», – дип аңлатты Егоров.
Узган ел Татарстанда автомобиль һәм электр транспорты белән 402 млн пассажир ташылган, бу 2023 ел белән чагыштырганда 3,5 процентка күбрәк. ТР Транспорт министрлыгы 2030 елга кадәр пассажирлар агымының елына 4 процентка артуын фаразлый.
Свежие комментарии