
Бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында V «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең финалы турында сөйләштеләр. Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова очрашуда бәйгегә карата үзенең уй-фикерләре белән бүлеште.
«Бу бәйге балалар өчен бик кирәк. Беренче тапкыр авыр булса, кабат-кабат кайтыр өчен этәргеч бирә.
Мондый бәйгеләрдә катнашканнан соң, алар тагын да үсеп китә, үзләрендә ышаныч арта. Яшьләр өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә. Онытылып беткән әсәрләр бар, шуларны искә төшерәләр, һәр елны бик матур шигырьләр тыңлыйбыз, мин татарларда шундый бәйге булуы белән горурланам. Әлеге бәйгене тагын да югарырак күтәрергә кирәк», – диде Зәйнәб Фәрхетдинова.Ул мондый төр бәйгеләр милли үзаңны күтәрү өчен мөһим булуын ассызыклап үтте.
«Безнең яшь чактагы кебек куркып тору булмасын иде. Сүз әйтергә курку хисен юкка чыгарырга кирәк. Кая барсаң да үз телеңне яратырга кирәк. Мин Үзбәкстанда туып үскәч, бик күп төрле милләтләр арасында яшәдем. Анда мин кайда гына барсам да татар телендә мөрәҗәгать итә идем. Үз телемне бик яратам, киләчәктә әлеге бәйгегә дә уңышлар теләп калам», – диде ул.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии