На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Казанда Яшьләр көне 28 июньдә ике мәйданчыкта узачак

Казанда Яшьләр көне 28 июньдә ике мәйданчыкта: Горький исемендәге паркта һәм «Урам» экстрим-паркында узачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина белдерде.

Аның сүзләренчә, бәйрәм күңел ачу программасы белән генә чикләнмәячәк. Көн дәвамында яшьләрне шәһәр предприятиеләренә эшкә урнаштыру өчен мәйданчык эшләячәк.

«Күңел ачуга гына түгел, эшкә урнаштыру мәйданчыгына да вакыт бүлеп бирүегез яхшы. Бу ике як өчен дә кызыклы», - диде Казан мэры Илсур Метшин.

Заһидуллина сөйләгәнчә, бәйрәм программасында ярышлар, белем бирү программасы, бию конкурслары, яшь эшмәкәрләр чыгышлары, күңел ачу программасы, партнерлык зоналары, концерт һәм музыкаль мәйданчык була. Кичәнең хэдлайнеры – җырчы Дора.

«Яшьләр – теләсә кайсы шәһәрнең заманча үсешенең төп таянычы», - дип ассызыклады Заһидуллина.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Казанда 579 мең яшь кеше яши, шуларның 165 меңе диярлек – студентлар. Шул ук вакытта студентларның 90 меңнән артыгы Россиянең башка шәһәрләреннән, шулай ук дөньяның 100дән артык иленнән килгән яшьләр.

Заһидуллина ассызыклаганча, шәһәрнең яхшы үсеш алган инфраструктурасы, күпсанлы сервислары һәм программалары яшьләрне Казанга җәлеп итүнең бер факторы булып тора.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.

youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх