На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

«Казан күкрәк яман шешенә каршы» акциясендә табиблар тикшеренү уздырды

Казанда Черек күлдә узган «Казан күкрәк яман шешенә каршы» акциясендә онколог-маммологлар 473 хатын-кызны тикшергән. Бу хакта башкала мэриясе сайтында хәбәр итәләр.

Хатын-кызлары якын туганнарыңда күкрәк яман шеше табылган очракта үзеңне ничек сакларга дигән сорау еш кызыксындырган. Шулай ук табибка ни кадәр еш күренергә һәм маммография ясарга икәнен дә белешкән.

Авыруны башлангыч стадия ачыклау һәм дәвалауны үз вакытында башлау өчен ел саен диспансеризация узу һәм даими рәвештә хастаханәгә йөрү мөһим.

Чарада профессор Мойше Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерыннан, «Весна» клиникасыннан һәм 7 нче һәм 16 нчы шәһәр хастаханәләреннән 10 онколог-маммолог катнашты. Шулай ук белгечләр нәселдән килә торган рак, физик активлыкның дәвалау эффекты турында лекцияләр дә укыды.

Ссылка на первоисточник
наверх