На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Пекиннан килгән журналист Яхун Се Казан турында: Шәһәр уңышлы якка үсеш кичерә

Кытай Халык Республикасының Пекин шәһәреннән «Жэньминь жибао» газетасы журналисты Яхун Се БРИКС саммиты кысаларында оештырылган Казан Экспо Халыкара күргәзмә үзәгендә Казанның уңышлы якка үсеш кичерүен әйтте.

«Минем Казанда булганым бар, хәзер икенче тапкыр килүем. Аэропорттан чыккач та, Татарстан башкаласында бик күп үзгәрешләр күрдем.

Бик күп юллар, биналар төзелгән. Казанның күренешләре сокландырды: Казансу – Идел елгалары яр буйлары әйбәт ясалган, яшеллек тә күп. Бик матур манзара ачыла. Шәһәр уңышлы якка үсеш кичерә. Шуңа күрә дә Казанның БРИКС кебек зур чараны үткәрергә әзер булуын билгеләп үтәсем килә», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Пекиннан килгән журналист Казан урамнарыннан һава сулап йөрергә өлгергән, Зөя утравында булганын әйтте. «Татарстанның, Казанның матурлыгына сокландык. Казанның борынгы тарихы бар. Кремль – шәһәрнең төп урыннарының берсе. Сезнең төбәктә төрле халыклар, төрле дин әһелләре яши, төрле мәдәниятләр бар. Алар барысы да гармониядә, бу яктан Татарстан – үрнәк булып тора», – диде ул.

«Монда мин татар милли ашларыннан чәкчәк, азу, пылауны ашап карадым, бик ошаттым. Казахстанда эшләгәнем булды, ризыкларда охшашлык таптым, шуңа күрә ияләшү кыен булмады», – диде Яхун Се.

 

Ссылка на первоисточник
наверх