На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Түбән Кама районында ветеран Мирсәяф Камалов бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте

Түбән Кама районының Колмакчы авылында яшәүче Мирсәяф Камаловны хөрмәтле юбилее – 100 яшьлеге белән котладылар. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр итә.

Мирсәяф Миргаяз улы 1924 елның 9 нчы октябрендә туган. Аның тормышында авырлыклар һәм сынаулар җитәрлек була. Гаиләдән кулак малы тартып алына, шуңа күрә ул башлангыч мәктәпне генә тәмамлый ала.

Сугыш башлангач, фронтка китә, окоп казый, ә 1942 елда, 18 яше тулгач, Тын океан флотына мобилизацияләнә. Туган авылына ул 1947 елда гына кайта һәм колхозда бригадир булып эшли башлый. Аның хезмәт стажы 45 ел тәшкил итә.

1949 елда ул Газизә Мусинага өйләнә, алар 4 бала үстерә. Аның 8 оныгы һәм 16 оныкчыгы бар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх