На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Түбән Каманың 1нче гимназиясендә махус хәрби операциядә катнашучыларга токмач әзерләделәр

Түбән Каманың 1нче гимназиясендә махус хәрби операциядә катнашучылар өчен токмач әзерләделәр. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Гөлназ Җаббарова яза.

«Һәр хәрбигә өй токмачы» акциясе кысаларында бу озак саклана торган ярымфабрикатны гимназиядә икенче тапкыр әзерлиләр. Фронт сызыгында токмачны көтеп алалар.

Укучылар үзләренең нинди игелекле эштә катнашуларын яхшы аңлыйлар. Токмач ясау эше патриотик әңгәмәләр белән үрелеп бара. Шулай итеп, гадәти технология дәресе чын ватанпәрвәрлек сәгатенә әверелә.

«Балаларыбызның солдатларга рәхмәтле булып үсүләрен телибез. Безнең бүгенге вакытта кайтып ятыр урыныбыз, ашар ризыгыбыз, йомшак караватыбыз, мендәребез бар икән, үзебезнең аяз күк астында йөрүебез белән без хәрбиләргә бурычлы. Кемнеңдер нарасый баласы яу кырында үзенең гомерен кызганмыйча иминлек өчен көрәшүе аркасында гына без бүген тыныч, рәхәт яшибез. Без аларга ярдәмнән читтә калырга тиеш түгел», — ди гимназиянең технология укытучысы Сиринә Садыйкова.

Токмач кисү серләренә аш-су дәресендә, мәктәпең «Хуҗабикә» проекты кысаларында төшенәләр. Токмачны өйдә әзерләп китерүчеләр дә бар. Күмәкләшеп, фронт өчен ныклы тыл булырга тырышалар алар. Чөнки күбесенең туганнары бүгенге вакытта ут эчендә, алгы сызыкта.

«Мин шушы эштә катнаша алуыма бик шат. Без солдатларга оекбашлар бәйлибез, азык-төлек әзерлибез. Токмач ясарга да өйрәндем менә. Минем дә бер абыем хәзерге вакытта хәрби операция зонасында. Мин аның белән бик горурланам. Безнең ярдәм аларга барып җитәр, булышыр дип өметләнәм», — дип сөйләде Ралинә Вәлиева.

Токмач әзерләү белән технология дәресләрендә, шулай ук укудан тыш вакытта шөгыльләнгәннәр биредә. Башлыча, бу эш 6нчы сыйныф укучылары белән алып барылган. Алга таба башкаларны да бу эшкә җәлеп итәргә ниятлиләр, каникул вакытында да токмач әзерләүне дәвам итәргә планлаштыралар.

Гомумән алганда, ел дәвамында гуманитар ярдәм әзерләү юнәлешендә гимназия коллективы, укучылар, әти-әниләр бик актив булган. Кимендә чирек саен кирәкле әйберләрне туплап гуманитар ярдәм җыю пунктына китергәннәр.

Гимназия директоры Илнур Хәбибуллин сүзләренчә, патриотик юнәлештәге эш «Хуҗабикә» проекты белән генә чикләнми. Мәктәптә Хәтер аллеясы бар. Анда гимназиядә укыган, төрле елларда ил сагында торган һәм хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган интернациональ сугышчылар, махсус хәрби операциядә гомерләре өзелгән солдатларга истәлек такталары урнаштырылган.

Мәктәп яны территориясендә Дан аллеясы булдырылган. Анда агач үсентеләре утыртылып, һәркайсына һәлак булган хәрбиләрнең исемнәре язылган табличкалар эленгән. Шулай ук ел дәвамында гимназиядә бүгенге вакытта хәрби операциядә катнашучы әтиләр һәм чыгарылыш укучылары, хәрби хәрәкәт ветераннары белән очрашулар үткәрелеп тора.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх