Биектау районы «Ватанны саклаучылар» фонды филиалының «Көчле рухлылар» проекты кысаларында Биектау районыннан махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре илебезнең Төньяк башкаласына сәфәр кылды. Элегрәк алар Дивеево, Мәскәү һәм Волгоградта булып кайткан иде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.

Мондый сәфәрләр һәлак булган геройларның гаиләләренә көндәлек мәшәкатьләрдән арыну мөмкинлеге биреп кенә калмый, ә охшаш язмышлы кешеләр белән аралашу өчен мөһим киңлек булдыра, анда алар үз кичерешләре белән уртаклаша һәм бер-берсенә теләктәшлек күрсәтә ала.
Санкт-Петербургтагы беренче көн Нева буйлап экскурсиягә багышланган иде. Икенче көнне сәфәрдә катнашучылар Петергоф сараенда һәм Фин култыгына чыга торган паркта булды. Кичә мәшһүр күперләр янында тәмамланды.

Өченче көнне кунаклар Екатерина сарае белән танышты. Шулай ук Изге Живоначальная Троица соборында, Державин утарында һәм 1958 елдан бирле эшли торган борынгы чәйханәдә дә булдылар.
Чара «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Россиядә барлык өлкәләргә дә диярлек кагыла торган яңа илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла. Быел Татарстанда аларның 12се («Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад», «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү», «Туризм һәм кунакчыллык», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе», «Пилотсыз авиация системалары») тормышка ашырылачак.
Алар кысаларында оештырылган чараларга 59 миллиард сум акча юнәлдереләчәк.

Татарстанның Биектау районы матбугат хезмәте фотолары.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии