На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Самара өлкәсенең Гали авылы мәктәбе укучылары авыл музеенда булды

Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылы мәктәбе директорының тәрбия буенча киңәшчесе Ф.Йосыпова укучылар белән «Гали» авыл музеенда булды. Анда фашизм корбаннарын искә алу көненә багышланган «Фронт тарихлары эзләре буенча» дип аталган экскурсия үткәрелде. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Балаларга оккупацияләнгән территорияләрдә фашистларның үз-үзләрен тотышы, фашистларга каршы торучы солдатларның, партизаннарның һәм тыныч халыкның нык булуы турында сөйләделәр.

Балалар Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган стендта үзләренең бабаларын тапты, аларның сугыштагы һәм тылдагы батырлыклары турында белде.

Барлык кешеләр өчен дә - ул безнең геройларыбызның Бөек батырлыгын искә алу көне, ул безгә бу Җиңүнең нинди бәһагә төшүен искәртә, диелгән хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх