ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Боратынский музеенда Татарстанның рус милли-мәдәни берләшмәсе активы белән очрашты. Чара Александр Пушкинның иртәгә билгеләп үтеләчәк 225 еллык юбилеена багышланган.

«Бүген очрашу, эшләрнең ничек баруы хакында фикер алышу өчен сәбәп бар. Александр Пушкинның иҗаты яши.
Чаралар буенча планнарыгыз зур. Без хәтта күргәзмәдә дә клиндер һәм ипидән авыз итәргә өлгердек. Сәфәров белән барысын да ашып бетерә яздык, - дип шаяртты Миңнеханов һәм сүзен дәвам итте. – Рус милли-мәдәни җәмгыяте командасы актив эшли. Бу безнең бик зур байлыгыбыз дип саныйм. Без республикада барлык диннәр һәм конфессияләр белән дус-тату яшибез».

Татарстан Рәисе Ульяновскига кичәге сәфәре хакында сөйләде, ул анда шәһәрдә иң зур мәчетне ачуда катнашкан, Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашкан.

Шуннан соң рус җәмгыяте вәкилләре сүз алды. Алар кулинария, кинематография, мәгариф һәм халык уеннары юнәлешләрендә мәдәниятне үстерү буенча үз эшләре хакында сөйләде.

«Без социаль-икътисади үсеш милли тынычлык һәм татулыктан башка була алмый дигән принципка таянабыз. Безнең ел саен үтә торган очрашуларда сезнең күрсәтмәләрегезнең чын күңелдән үтәлүенә шатбыз. Яңа проектларны да хупларсыз дип өметләнәбез», - дип мөрәҗәгать итте Миңнехановка Татарстанның рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Ирина Александровская.

Аның сүзләренчә, Татарстан рус халкына кагылышлы материалны билгеле бер системага салуда Россиянең күп төбәкләре өчен үрнәк булып тора.

Миңнеханов берләшмә вәкилләренең барлык үтенечләрен дә тыңлады, профиль министрлык һәм ведомстволарга барлык пунктлар буенча тиешле күрсәтмәләр бирде.

«Без һәр очрашуны теркибез, беркетмә күрсәтмәләрен контрольгә алабыз. Сез Татарстанда рус мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен күп эш башкарасыз, без барлык үтенечләрегезне дә һичшиксез хуплаячакбыз. Безнең дусларча мохитнең саклануы бик тә мөһим», - диде Татарстан Рәисе очрашуның ахырында.

Свежие комментарии