На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир
    Я конечно понимаю, что по татарски не понимаю. Но есть русский язык, на котором понимают все более, чем 150 националь...Рөстәм Миңнеханов...
  • венедиктплюхин
    перевести лениво.Удмуртиядә яшәүче...
  • венедиктплюхин
    Траслейт , плиз, ин рашен.Фәрит Мөхәммәтшин...

«Бу безнең гаиләнеке» бәйгесе финалына чыккан Казан гаиләсе: Бу безнең өчен гаиләне сынау

Татарстан башкаласыннан Евграфовлар-Полянскийлар гаиләсе Мәскәүдә уза торган «Бу безнең гаиләнеке» («Это у нас семейное») конкурсының финалы турында сөйләде. Алар өчен чарада җиңү түгел, ә үз көчләрен сынау мөһим. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Гаилә командасына әби Лидия Егоровна Евграфова, гаилә башлыгы Владислав, балалары Валерия һәм Илья, аларның әнисе Светлана кергән.

Светлана сүзләренчә, конкурсның беренче этабында, дистанцион биремнәрне үтәргә кирәк булганда, гаилә аларның күпчелеген җайлы гына башкарган.

Шуңа күрә Полянскийлар ярымфиналга чыгуны да көткән. Анда килгәч, үзләренә игътибар җәлеп итә торган бик күп якты гаиләләрне күрдек, дип сөйләде Светлана.

«Һәрбер солдат генерал булырга хыяллана дигәндәй, без дә җиңәргә телибез, әмма булдыра алмасак та куркыныч түгел», — дип белдерде Казаннан килгән гаилә башлыгы Владислав.

«Без максимумга, үзебезнең максимумга эшләячәкбез. Чөнки монда беркем дә беркем белән ярышмый. Монда гаиләләр уртак бәйләнеш нокталарын табарга һәм аларның никадәр бердәм булуын, бер-берсен яхшы белүен күрсәтергә тырыша», - ди Светлана.

«Шуңа күрә бу безнең өчен гаиләне сынау, дип әйтергә була. Без Ивановлар, Петровлар белән ярышмыйбыз, без бер-бербез белән, үз-үзебез белән ярышабыз», – ди ул.

  • «Бу безнең гаиләнеке» конкурсын «Россия — мөмкинлекләр иле» автономияле коммерцияле булмаган оешма оештырылган. Финалга Федерациянең 83 субъектыннан 300 гаилә командасы чыкты (бер гаилә Казахстанны тәкъдим итә). Җиңүчеләр 8 июльдә - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә игълан ителәчәк.
  • Җиңүче 30 гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен 5 млн сумлык сертификат тапшырыла, аны йорт яки фатир сатып алуга, шулай ук ипотекага тотарга мөмкин. Конкурсның 300 финалисты да гаиләсе белән сәяхәткә барачак.
  • РФ Президенты Владимир Путин 2023 елның 22 ноябрендә 2024 ел - Россиядә Гаилә елы дип игълан итте. Документта карарның гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителүе билгеләп үтелә. 9 гыйнварда ил Хөкүмәте чаралар планын раслады.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх