На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ЧТО ЭТО ЕЩЕ ЗА ВЫЛАЗКИ, ГДЕ ЭТО НИКОМУ НЕ НУЖНО? ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ В РОССИИ, РУССКОМ ЯЗЫКЕ... Да и просто, ...Рөстәм Миңнеханов...
  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...

Мөхәммәтшин: Миңнеханов сайлауда үз кандидатурасын тәкъдим итсә, хуплаячакбыз

Быел Татарстанда республика Рәисен сайлау көтелә. Әгәр Рөстәм Миңнеханов сайлауларда үз кандидатурасын тәкъдим итсә, «Бердәм Россия» активы аны хупларга тиеш. Бу хакта Биектау районының партия активы белән очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

«Быел без Татарстан Рәисен сайлаячакбыз. Без кандидатураны хуплаячакбыз һәм бердәм тавыш белән чыгыш ясау өчен сезгә җиткерәчәкбез. Фамилияләрне атамыйм, әлегә иртәрәк, дәвамлылык булуын телим. Өмма бүгенге актив үз урыннарында калды, безнең партия эшенә дәгъваларыбыз юк. Әгәр Рөстәм Миңнеханов, партиянең югары советы бюросы әгъзасы буларак, үз кандидатурасын тәкъдим итсә, без хуплаячакбыз», - дип белдерде парламент җитәкчесе.

Ул шулай ук быел муниципаль депутатларны сайлау узачагын искәртте. 7,5 меңнән артык депутат сайланачак.

Муниципалитетта партия эшенең нәтиҗәләре турында район башлыгы Равил Хисаметдинов сөйләде.

«Без халык һәм республика программалары, федераль, илкүләм һәм төбәк проектлары кысаларында гамәлгә ашырыла торган объектларга зур игътибар бирәбез. Узган елда Биектау авылында 1,2 мең урынга исәпләнгән мәктәп төзү иң масштаблы вакыйга булды. Шулай ук актив үсештә булган Чернышевка һәм Семиозерка авыл җирлекләрендә 192 урынга исәпләнгән мәктәп һәм 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелде, Коркачык станциясендә һәм Әлдермеш авылында балалар бакчасына капиталь ремонт ясалды. Бу эшләр «Мәгариф» һәм «Демография» партия проектлары эгидасында гамәлгә ашырылды, – дип хәбәр итте ул.

Биектау җирле бүлеге, федераль һәм илкүләм проектлардан тыш, алты төрле район проектын да уңышлы тормышка ашыра. Иң яхшы мисалларның берсе – «Туган көнең белән, ветеран» проекты. Аның кысаларында инде күп еллар дәвамында районда яшәүче тыл хезмәтчәннәрен туган көне белән котлыйлар, дип өстәде Хисаметдинов.

 

Ссылка на первоисточник
наверх