На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...
  • Александр Павлов
    "Сотрудничество России с мусульманскими странами будет расширяться"-сотрудничеству-да, переселению нет.Марат Хөснуллин: ...

Димитровград шәһәрендә «Умырзая» балалар фестиваль-конкурсы узды

Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22нче мәктәбендә татар халык иҗатының «Умырзая» дип исемләнгән балалар фестиваль-конкурсы узды. Бу хакта Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Иҗат бәйгесе - фестиваль-конкурс Димитровград шәһәренең балаларга өстәмә белем бирү үзәге һәм Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылган иде.

Конкурста катнашучы малайлар һәм кызларның иҗади осталыгын мәртәбәле жюри – 22нче мәктәп директоры Мөнирә Джумаева, Ульяновск өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Кочнева, шәһәр Думасы депутаты Земфира Вазыхова һәм шәһәр татар автономиясе рәисе урынбасары Ривкат Хафиятов бәяләде. Танылган сәхнә остасы Фәния Халиуллова истәлегенә үткәрелгән фестиваль-конкурста җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

«Безнең шәһәребездә татар җыр-моңнарына, милли биюләребезгә гашыйк булып үсүче балалар бик күп. Мәктәп яшендәге малайлар һәм кызлар «Вокал жанры», «Нәфис сүз», «Татар милли биюе» номинацияләрендә үзләренең талантларын күрсәттеләр. Ә фестивалебез ел саен татар телен һәм милли мәдәниятебезне саклап калып үстерү, үз мәдәниятебезгә һәм башка халыклар культурасына толерантлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатында уздырыла»,- ди 22нче мәктәп директоры, Ульяновск өлкәсенең һәм Татарстанның атказанган укытучысы Мөнирә Джумаева.

 

Ссылка на первоисточник
наверх