Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 2025 елның 6 июненә туры килә. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы мөфтиятенең Казыйлар шурасы һәм Голамәләр шурасының бердәм карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 53 000 сум дип билгеләнде.
Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 53 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китә һәм өч көн дәвам итә. Казанда корбан чалу мәйданчыклары 17 махсус урында оештырыла.
Казанда корбан чалу урыннары:
Свежие комментарии