На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Ташкент янындагы лагерьда «Безнең ярдәм - балаларга» иҗтимагый-хәйрия акциясе узды

10 августта Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге һәм әлеге үзәк каршындагы Татар яшьләре советы активистлары инде унынчы тапкыр хәйрия миссиясе белән Ташкент өлкәсенең Бостанлык районында урнашкан «Мехрибонлик» лагерена юл тотты. Биредә хәзер шул исемдәге балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең җәйге каникуллары уза.

Бу хакта Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге хәбәр итә.

Һәр сәфәр - бүләкләр һәм ярдәм тапшыруга гына кайтып калмый, ә җылылык, кайгырту һәм игътибар белән тулы чын бәйрәмгә әверелә. Бу көнне лагерь музыка һәм балаларның шат тавышларыннан гөр килеп торды. Балалар тәм-томнар һәм файдалы әйберләр генә түгел, үсеш һәм бәхетле балачак өчен бик тә мөһим булган уңай хис-кичерешләр дә алды.

Программада бәйрәмнең иҗади өлеше аерым урын алып торды: танылган үзбәк җырчысы һәм актриса Рухшона балалар каршында концерт белән чыгыш ясады, ә концертның музыкаль бизәлешен Dj Romeo (Дониер) тәэмин итте. Балалар җырлады, биеде, төрле уеннарда катнашты, ә күзләрендә шатлык очкыннары уйнады, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх