Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Бердәмлек һәм берләшү» фонды партнерлары - «Рыбушкино своим сердцем» төркеме махсус хәрби операция зонасына фронт госпитале һәм алгы сызыктагы хәрби хезмәткәрләр өчен гуманитар ярдәм партиясе, шул исәптән ике мотоцикл тапшырды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бердәмлек һәм берләшү» фонды җитәкчесе, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең эшләр идарәчесе, Дзержинск шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе, хәрби капеллан Рамил Надюков гуманитар ярдәм җыюны «Рыбушкино своим сердцем» төркеме җитәкчесе Иршат Габделкәримов оештыруын билгеләп үтте. «Бердәмлек һәм берләшү» фондының гуманитар ярдәм бүлеге җитәкчесе Светлана Алмазова якын арада йөкне махсус хәрби операция зонасына илтәчәк.
«Без - Олы һәм Кече Рбишча авылларында яшәүчеләр – инде бер елдан артык махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шул исәптән Түбән Новгородның махсус отряды хәрбиләренә ярдәм итәбез. Безнең кайбер авылдашлар хәзерге вакытта алгы сызыкта хезмәт итә. Егетләргә кирәкле азык-төлек, гаджетлар сатып алдык. Тагын ике мотоцикл җибәрәбез. Бер мотоциклны – Рбишча авылыннан Хәмит Якупов, икенчесен Маресьево рус православие авылыннан Владимир Макаров бирде. Руслар да, татарлар да – мөселманнар һәм православие динендәгеләр - бергәләп ярдәм итә. Алгы сызыкта да шулай бит – барысы да бергә», - дип сөйләде Иршат Габделкәримов.
Свежие комментарии