Әгәр көнбатыш экспертлары үзләренең һава һөҗүменә каршы оборона чаралары Россиянең яңа «Орешник» системасын җиңә ала дип саный икән, безнең ил югары технологияле дуэльләр уздырырга әзер. Бу хакта туры элемтә вакытында Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.
«Әгәр көнбатыш экспертлары шулай уйлый икән, үзләренә түләүчеләргә XXI гасырның технологик дуэлен уздырырга тәкъдим итсеннәр.
Киевта җимерү өчен берәр объект сайласыннар, шунда үзләренең ПВО һәм ПРО көчләрен тупласыннар. Ә без шунда «Орешник» белән һөҗүм итәчәкбез. Һәм нәрсә булганын караячакбыз. Без мондый тәҗрибәгә әзер. Бу безгә дә, Америка ягына да күп нәрсә әйтер, дип уйлыйм», – диде дәүләт башлыгы.«Орешник»ның бер нәзберек ягы буларак, көнбатыш экспертлары аны җибәрү стадиясендә җиңел генә бәреп төшерү мөмкинлеген атый. Әмма монда Путин җибәрү җайланмасы максаттан ике мең километр ераклыкта тора, ә мондый ераклыкка җитә алырдай ПВО системалары хәзер Украинада юк, дип җавап кайтарды. Һәм дөньяда да кайдадыр булуы факт түгел.
Свежие комментарии