На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Роспотребнадзор: Уку елы башыннан мәктәпләрдә фильтрлар янәдән эшли башлаячак

Уку елы башыннан Роспотребнадзор белем бирү оешмаларында фильтрларны янәдән эшләтеп җибәрә. Бу хакта «Татар-информ»да узган агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыять турында матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Кискен респиратор вируслы инфекцияләр: грипп һәм яңа коронавирус инфекциясе сезоны якынлаша. Быел без авыручылар саны гадәттәгедән иртәрәк арта башлавын күзәтәбез. Инде өченче атна диярлек кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны артуын теркибез», - диде ул.

Любовь Авдонина шулай ук авыручылар саны арту өлкән яшьтәге кешеләр арасында күзәтелә, дип ассызыклады. «Өлкән кешеләр коллективлары балаларныкына караганда иртәрәк формалаша башлавын күрәбез», – дип өстәде ул.

Ведомство вәкиле сүзләренчә, авыручылар саны арту сакланачак, чөнки тиздән балалар укый башлый.

«Сентябрьнең беренче атналарында авыручылар саны артачак. Шәхси гигиенаны саклау, кулларны еш юу һәм антисептиклар куллану кебек профилактика чаралары турында онытмаска кирәк. 2 сентябрьдән, уку елы башлану белән, без белем бирү оешмаларында фильтрларны яңадан эшләтеп җибәрәбез, бу мәҗбүри чара. Фильтрларда балаларны мәҗбүри тәртиптә тикшерәчәкләр һәм температурасын үлчәячәкләр.

Өлкәннәр предприятиеләрендә дә боларны янәдән үти башларга тәкъдим итәбез», - дип өстәде Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, әлеге чаралар коллективта вируслар таралу чылбырын өзәргә ярдәм итәчәк һәм авыручы кешеләр санын минимальләштерәчәк.

Ссылка на первоисточник
наверх